24 май көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар, укучыларның әти-әниләре катнашты. Укучыларны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән мәктәп дирекциясе, ата-аналар һәм килгән кунаклар тәбрикләде. Активист укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде.