Анда иң мөһим кыйммәтләр: өлкәннәргә хөрмәт һәм кече яшьтәгеләрне кайгырту, намуслылык һәм актив тормыш позициясе, Ватанга һәм аның тарихына мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнде.
1922 елның 19 маенда пионерлар оешмасы 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ачы мәдәният йортында бу датага багышланган чара булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны «Легенда о красном галстуке» дип исемләнгән тарихка сәяхәт кылырга чакырдылар. Китапханәче Вера Тихонова һәм клуб мөдире Лилия Солтанова В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, пионер атрибутлары һәм символлары белән таныштырдылар. Пионерлар җырлый торган җырларны башкардылар.