Аларны саклап, киләсе буыннарга тапшыру - тамырларыбызны белү һәм тану, балаларыбызның алдагы тормышта яшәвенә нигез булачак. Алан авылы китапханәсендә 21 май көнне борынгы бабаларыбыз рухына,тарихыбызга булган олы ихтирамыбызны чагылдыру максатында “Аланым - асыл илем”дип исемләнгән туган як тарихына багышланган чара уздырылды. Чара барышында балалар төбәк тарихы турында белемнәрен ныгыттылар, авылыбызның күренеле кешеләре турында әңгәмәгә катнаштылар, әдәби викторина биремнәрен бик теләп башкардылар.