Олы Мишә урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Бәйрәм мәктәп директоры Бәширова Нүрия Илдус кызының һәм район кунагы Фәтхуллин Айрат Гилван улының котлау сүзләре белән башланып китте. Чыгарылыш класс укучылары бик матур чыгыш ясадылар, мәктәп коллективына һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре белдерделәр. Укучыларга имтиханнарда уңышлар телибез!