Актив укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде Укучыларны бәйрәм белән беренче укытучылары Сафина А.Э. , класс җитәкчеләре Элеонора Раисовна, мәктәп директоры Хузин Ю. Р., районнан килгән вәкил Хузин Л. Ю. һәм әти-әниләре котлады. Укучылар үзләренең рәхмәт сүзләрен матур шигырь юллары белән җиткерделәр, вальс әйләнделәр. Аларга имтиханнарда уңышлар, хәерле ак юллар теләп, соңгы кыңгырау яңгырады.