25 май көнне Теләче үзәк китапханәсе татар язучысы, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Татар офыгын киңәйткән әдип» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Аның әсәрләре татар прозасын яңа геройлар — ерак сәяхәтләрнең һәм диңгез киңлекләренең романтикасы белән сугарылган кешеләр белән баеткан. Роман, повесть һәм хикәяләрендә диңгез темасы, туган җир, туган тел язмышы, татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар белән тыгыз үрелеп бара.