Татарстан Республикасының Милли музее буйлап мавыктыргыч виртуаль экскурсия ясадылар.

2022 елның 4 июне, шимбә

23 май - Халыкара музейлар көне уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә видеопрезентация ярдәмендә укучылар Татарстан Республикасының Милли музее буйлап мавыктыргыч виртуаль экскурсия ясадылар. Милли музей - ул уникаль, тарихи-мәдәни, фәнни - белем бирү комплексы, анда килүчеләр алдында гаҗәеп борынгы, серләр белән тулы дөнья килеп баса. Ул безнең як тарихын, аның мәдәниятен чагылдыра, Татарстан халыкларының мәдәни мирасы белән таныштыра. Чараның максаты – балаларда тарих  белән кызыксынуны уяту, мәдәни һәм сәнгать мирасын саклауның мөһимлеге турында искәртү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International