Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.

2022 елның 4 июне, шимбә

Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр. Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Дару үләннәре белән таныштыру максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Табигать – тиңсез хазинә” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бу чара берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән үткәрелде. Аларга дару үләннәре турында мәгълүматләр бирелде, мәдәният йорты бакчасында үскәннәрен  укучылар үзләре дә танып белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International