“Милли уеннар - тәрбия хәзинәсе”

2022 елның 4 июне, шимбә

25 май көнне Иске Җөри авылы китапханә хезмәткәрләре “Ак каен” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан “Милли уеннар - тәрбия хәзинәсе” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның  максаты булып  балаларга милли тәрбия бирү, телебезнең матурлыгын, байлыгын аңлау, кеше өчен газиз булган туган җиргә мәхәббәт  тәрбияләү тора. Тәрбия сәгатендә  китапханәчеләр балаларга   элек-электән халкыбыз яратып уйный торган “Түбәтәй”, “Капкалы”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Этеп чыгарышлы” уеннар турында сөйләделәр һәм  бергәләп  аларны уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International