25 май көнне Казаклар авылы китапханәсе татар язучысы, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Җиде диңгез кичкән әдип” дигән исем астында аның иҗатына күзәтү үткәрде. Миргазиян Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул алтмышынчы елларда яза башлый. Диңгезче хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган «Безнең өй өянке астында иде…», «Тимер фил», «Кочегар», «Әти оҗмахка киткәч» исемле повестьлары белән ул укучыларның һәм әдәби җәмгыятьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә.