Ветераннар сугыш елларында үз тормышлары турында сөйләделәр һәм балаларга яхшы укуларын теләделәр.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Яшел дулкын" экология акциясе дәвам итә. Акция кысаларында 7,11 сыйныф укучылары һәйкәл яны территориясен, 5,6, 8-10 сыйныф укучылары мәктәп янын чүп-чардан арындырдылар. Мәктәп администрациясе экология акциясендә катнашкан, мәктәбебезне матурайткан һәр укучыга, хезмәткәргә рәхмәтләрен җиткерә.
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле райондашлар! Сезне бөтенхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне бөтен халык бәйрәме – Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Тыныч булсын күгебез" дип исемләнгән уен-викторина үткәрде.
Бөек Җиңүнең 77 нче язын каршы алганда Иске Җөри авыл мәдәният йорты "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды.
Баландыш авылы мәдәният йорты, мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Балалар әлеге патриотик эшкә иҗади якын килеп, тәрәзәләрне тематик рәсемнәр һәм рәхмәт сүзләре белән бизәделәр.
Язлар җитеп, Җиңү көне якынлашкан саен күңелне моң баса, йөрәк сагышка төренә. Чөнки никадәрле югалтулар, ачы кайгылар һәм сынаулар аша бирелгән ул бәйрәм безгә. Без, хәзерге чор балалары, аяз күк йөзе астында, тыныч тормышта яшәвебез белән бәхетлебез. Әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны башка беркемгә һәм беркайчан күрергә язмасын иде. Шундый теләкләр белән, 4нче май көнне Баландыш мәдәният йортында балалар арасында “Без тынычлык телибез” дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара балаларда халкыбызның үткәненә булган игътибарны үстерүгә һәм Бөек Җиңү көненең әһәмиятен аңлатуга юнәлтелде.
Россиядә бәйрәмнәр күп, әмма иң бөеге — бер генә. Бу 9 Май-Бөек Ватан сугышында Җиңү көне. Җиңү көне якты, кадерле һәм яраткан бәйрәм булып кала. 5 май көнне Бөек Җиңүнең 77 еллыгына карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган җир хакына, авылдашлар башын салдылар” исеме астында батырлык дәресе үткәрделәр. Ир-егетләребезнең сугыш кырында күрсәткән батырлыклары, хатын-кызларның тылда үткән авыр хезмәтләре турында сөйләнелде. “Җиңүгә илткән юллар” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Россиядә «Георгий тасмасы " Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция узган көннәрдә 24 апрельдән 9 майга кадәр миллионлаган кеше изге ихтыяр белән Георгий тасмасын – хәрби данның шартлы символын-үз киеменә беркетә, Ватан өчен көрәшкән сугышчыларга карата хөрмәтен, Бөек Җиңү өчен бөтенхалык горурлыгын күрсәтә. 5 май көнне Айдар авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Георгий тасмасы»акциясен үткәрделәр. Акциянең төп максаты-яңа буынга нинди генә авырлыклар белән халкыбызның иң куркыныч сугышны җиңүен, батыр сугышчылар- ветераннар белән горурлануын искәртә.
Бөек Җиңү символы ике төскә ия-кара һәм кызгылт сары. Алар төтен һәм ялкынны-үз Ватанын яклап, авыр сугышта дошманнан курыкмаган барлык кешеләрнең батырлыгы, җиңүе! Батырлык символын аңлата.