ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бөек Җиңү бәйрәменә санаулы көннәр калып бара .1 майдан 9 майга кадәр «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе старт алды. Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган атмосфера тудыру максатыннан, безнең мәктәп укучылары акциядә катнашалар: үз сыйныф тәрәзәләрен, йортларын, мәктәпләрне бәйрәм котлаулары һәм тематик рәсемнәр белән бизиләр.

Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту,татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү максатыннан 30 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Газиз туган телем” дип исемләнгән викторина үткәрделәр.Укучылар ике командага бүленде.”Уйла һәм әйт”,”Дөрес җавапны тап”,”Мәкаль әйтеш”,”Т хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк әйтә?” уеннары уйналды. Ике командада катнашучы укучылар бик актив катнаштылар.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, «классик шигърият» дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бу бәйгегә Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия дә кушылды һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хезмәтне саклау - кеше тормышы иминлегенең иң мөһим өлеше. Моны һәркем белергә тиеш. Балалар арасында куркынычсыз хезмәт культурасын популярлаштыру максатыннан 30 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре Хезмәтне саклау - балалар күзлегеннән”  исемле  рәсем конкурсы оештырдылар. Конкурсның төп идеясе - балаларның игътибарын хезмәтне саклау өлкәсендәге проблемаларга җәлеп итү, үз сәламәтлегеңә, хезмәткә һәм гомумән техникага карата дөрес җайланма формалаштыру. Шулай ук китапханәдә әлеге дата уңаеннан  “Имин хезмәт - һәр кешенең хокукы” исемле темага күргәзмә куелды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан безнең мәктәп укучылары тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котладылар. Алар үз тормышлары турында сөйләделәр һәм укучыларга укуларында уңышлар теләделәр.

29 апрель көнне Саба районының Иске Икшермә авылында  2004-2005, 2006-2007, 2008 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Миннебаев Рамил Рафик улы призларына көрәш буенча ачык районара турнир узды. “Теләче” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортсменнар көрәш тренерлары җитәкчелегендә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайтты.

29 апрель көнне Әтнә районында 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк  егетләр арасында тренер Сәфәров Р.Р. истәлегенә көрәш буенча ачык турнир узды.

23 апрель  көнне Арча шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ачык Арча районы  беренчелек узды. Теләче, Әтнә, Балтач, Саба, Арча, Кукмара районнарыннан 170 яшь спортсменнар катнашкан әлеге беренчелектә  безнең спорт мәктәбе егет-кызлары да катнашып кайтты. Яхшы гына уңышлары да бар. Котлыйбыз аларны!

Чистай шәһәрендә "Яшел ут" республика смотр- конкурсына йомгак ясалды. Бәйгенең максаты: юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ачыклау. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы "Авыл балалар бакчалары" арасында лауреат исеменә лаек булды.

Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен традицион вакыт, ә өмәләр-буынны берләштерүче күркәм традиция. Язгы яңарыш шундый өстенлекләрнең берсе булып тора. Язга һәр торак пункт чиста керергә тиеш. Безнең мәктәп өчен өмә - мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International