2022 елның 5 маенда «Батыр» спорт комплексында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру буенча махсус партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Ак Ладья» шахмат буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.
Күргәзмәдә узган илебез тарихы, сугыш чоры вакыйгалары, халкыбызның кылган батырлыклары, турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителде.
«Окна Победы» акциясе 1 нче – 9 нче майда бөтен Россия буенча старт алды. Без дә үз чиратыбызда китапханә тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары белән бизәдек. Акциянең максаты: Бөек Ватан сугышы каһарманнарына рәхмәт белдерү. Безнең тыныч тормышыбыз – ветераннарның, тыл батырларының казанышы икәнен истән чыгарырга ярамый. Бу хәтер! Ә хәтер – мәңгелек!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан безнең Теләче 2нче балалар бакчасында өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр арасында җыр һәм строй конкурсы булып узды. Яшь буында Ватанны яратуга патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу максатыннан оештырылган бу чарада командаларның үз-үзләрен тотышы, стройга басулары, җырны күмәк башкару осталыгы, командирның командаларын үтәү исәпкә алынды.
1 май көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә, керәшен фольклор коллективларының "Очрашыйк әле бер, Карендәшләр!"дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Концертка Балык Бистәсе районы Алан Полян, Ури авылы коллективлары, Саба районыннан Кашаповлар гаилә ансамбле, Иске Карабаян авылыннан ансамбльләр чакырылган иде, шулай ук Павловлар гаилә ансамбле һәм "Нардуган"керәшен халык коллективы чыгышын да тамашачы бик җылы каршы алды. Коллективлар күп еллар дәвамында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын пропагандалыйлар, алар борынгы йолаларны, җыр-биюләрне халыкка тапшыралар. Керәшен халык җырлары һәм биюләре, концерт программаларының горурлыгы һәм бизәге булды.
Җиңү көне алдыннан, 30 апрель көнне, Айдар авыл китапханәчесе, мәдәният йорты, авыл җирлеге хезмәткәрләре, “Матур сүз” клубына йөрүчеләр авылдашлар белән берлектә “Хәтер бакчасы” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә миләш, чия үсентеләре утырттылар. Агачлар һәрвакытта да Җирдәге тормышны дәвам иттерү символы булып саналалар. "Хәтер бакчасы" - акция генә түгел, ул ата-бабаларыбыз батырлыгын, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калырга тиешле яңа традициянең башы.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы да сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең оныкларына, сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма, бу дәһшәтле чор вакыйгалары ерагайган саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк уела.
"Батыр" спорткомплексында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына карата “Ак ладья” шахмат ярышлары үтә. Бу ярышта Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбеннән 3 нче сыйныф укучысы Шагиев Сәгыйт тә катнаша. Аңа уңышлар телибез!
Кече Кибәхуҗа төп гомумбелем бирү мәктәбендә, традиция буенча, 1 апрель көнне башланган санитар- экологик икеайлыкка кушылып, дәресләрдән тыш вакытта мәктәп территориясен чистарту буенча өмәләр үткәрелде. Мәктәп һәм аның янындагы территорияләрне җыештыру барышында чүп-чардан урам як чистартылды, мәктәп яны участогының җиләк- җимеш культуралары бүлеге тәртипкә китерелде.Уртак тырышлык белән мәктәп яны территориясендә тәртип урнаштырылды.
30 апрель көнне Шармыш авыл китапханәсендә Михаил Пришвинның туган көне уңаеннан "Сез могҗизалар ерак дип уйлыйсыз, ләкин алар монда, якында" күргәзмә-викторина оештырылды. Монда катнашучыларны Михаил Михайлович китаплары турында кызыклы сораулар көтте.