30 апрель көнне Шармыш авыл китапханәсендә Михаил Пришвинның туган көне уңаеннан "Сез могҗизалар ерак дип уйлыйсыз, ләкин алар монда, якында" күргәзмә-викторина оештырылды. Монда катнашучыларны Михаил Михайлович китаплары турында кызыклы сораулар көтте. Мәсәлән, аларга беренче юлларыннан әсәрнең исемен әйтергә, сыйфатлардан хайванны ачыкларга. Балалар шулай ук язучының "Алтын болын" хикәясендә булган күңелле маҗараларны искә төшерделәр, “Ни өчен болын "Алтын", ә икмәк “төлкенеке” дип аталган?” кебек сорауларга җавап бирделәр. Хәрефләр җыелмасы арасында алты яшерен эт исемнәрен эзләп таптылар һәм башка биремнәрне зур кызыксыну белән үтәделәр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар укучыларга барлык сорауларга да җавап бирергә ярдәм итте.