Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды...

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы да сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең оныкларына, сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма, бу дәһшәтле чор вакыйгалары ерагайган саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк уела. Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары Айдар авыл җирлеге башлыгы белән берлектә “Хәтерне исәннәр саклый” акциясе үткәрделәр.  Алар тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының өйләренә бару оештырды. Өлкәннәребез үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Җиңү бәйрәме хөрмәтенә аларга котлау открыткалары, азык-төлек пакетлары һәм укучылар ясаган эшләнмәләр тапшырылды. Аларның батырлыклары һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International