ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

6 май көнне Теләченең 2нче балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү кайтавазы» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Бәйгедә өлкәннәр төркеменә йөрүче 24 бала катнашты.

Күргәзмәдәге укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителгән китаплар Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш, көнкүреш вакыйгаларын сөйли. 

Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде,  “Китап хәтерендә сугыш мизгелләре” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар.  Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

2022 нче ел —​ Россия халкының мәдәни мирас​ елы булып билгеләнде. 2022 нче елның май аенда Идел буе Болгар дәүләтендә​ ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Шул вакыйгалар кысаларында 4 нче май көнне Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында   бәйрәм чарасы булып үтте.Бәйрәмдә мәктәпкә әзерлек группасы балалары “Ислам динендә балага исем кушу”  йоласын күрсәттеләр.Бишек җырларын көйләү, юаткычларны сөйләү балаларда зур кызыксыну тудырды.

Барысы да туган якта үз, якын, кадерле, сокландыргыч! Шуны истә тотып 4 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем туган җирем” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга мәдәният хезмәткәрләре Олы Мәтәскә авылының тарихын сөйләделәр. Балалар туган як турында шигырьләр укыдылар. Аларга авылда нинди чишмәләр, елгалар барлыгы турында сораулар бирелде. Укучылар сорауларга дөрес җавап бирделәр.

Чөнки никадәрле югалтулар, ачы кайгылар һәм сынаулар аша бирелгән ул бәйрәм безгә. Без, хәзерге чор балалары, аяз күк йөзе астында, тыныч тормышта яшәвебез белән бәхетлебез. Әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны башка беркемгә һәм беркайчан күрергә язмасын иде. Шундый теләкләр белән, 4 нче май көнне Баландыш авыл китапханәсендә балалар арасында “Без тынычлык телибез” дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара балаларда халкыбызның үткәненә булган игътибарны үстерүгә һәм Бөек Җиңү көненең әһәмиятен аңлатуга юнәлтелде.

Әлеге акциянең максаты - сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Балалар шигырь, хикәяләрне зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләренең фронтовик туганнары, әби-бабайлары турындагы кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар.

График нигезендэ Телэче районы жирлегендэ яшэуче  шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга еллык техник карау бара.

Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә “Теләче- арена” Боз сараенда булдылар. Укучылар бик рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Кайберләре  әле беренче тапкыр тимераякка басты, күбесе инде шуа белүләрен дә күрсәтте. Барысы да  бергәләп шуып канәгатьлелек хисе кичерделәр. Балалар тагын Боз сараена килергә теләк белдерделәр. Әлеге экскурсия укучыларда уңай кичерешләр булдырды, аларны берләштерде, ә иң мөһиме – сәламәт яшәүа рәвеше һәм спортка тартты!

Баландыш төп мәктәбе укучылары «Георгий тасмасы» халыкара акциясенә кушылдылар. Укучылар авыл халкына хәрби дан символы булган Георгий тасмасын тараттылар, аларны киемнәренә беркеттеләр, Ватан өчен көрәшкән сугышчыларга карата хөрмәт күрсәттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International