Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган шигырь укучылар бәйгесе булып узды

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

6 май көнне Теләченең 2нче балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү кайтавазы» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Бәйгедә өлкәннәр төркеменә йөрүче 24 бала катнашты.

Алар үзләренең әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән берлектә бәйгегә бик җитди әзерләнгәннәр иде. Чара барышында балалар рус телендә сугыш турында эчтәлекле шигырьләр укыдылар, рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. аларга Бөек ватан сугышы турында мәгълүматта бирде.  Бәйге азагында барлык катнашучыларга да грамоталар тапшырылды.

     Барлык катнашучыларга да рәхмәт. Балалар, сез булдырдыгыз!

   Мондый чараларда катнашып, балалар сугышның нәрсә икәнен онытмаслар, бер-берсенә мәрхәмәтлерәк булырлар, Туган илләрен яратырлар, дип ышанабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International