6 май көнне Арча районының Яңа Кенәр авылында 2009 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган ачык Арча районы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортсменнар көрәш тренеры Сафин Алмаз Зөфәр улы җитәкчелегендә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайтты.
5 май көнне Иске Жөри авылы мәдәният хезмәткәрләре «Китап сөючеләр» берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Тыныч булсын күгебез» дип исемләнгән патриотик уен-викторина үткәрделәр. Әлеге уенның максаты - балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Укучылар ике командага буленеп сорауларга жавап бирделәр, спорт уеннарында үзара көч сынаштылар.
Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында Җиңү символы һәм Ватаныбызны яклаган кешеләр турында хәтер дә булып тора. “Георгий тасмасы” - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык.
Сугыш һәм тыл ветераннарын, барлык райондашларны, 9 нчы май – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән кайнар котлыйбыз, исәнлек-саулык, бәхет шатлыклар, эшегездә уңышлар телибез. Бөек Ватан сугышы елларын, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбызны мәңге онытмыйк! Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының батырлыгы бүгенге һәм киләчәк буыннар күңелендә мәңге яшәр!
5 май көнне "Батыр" спорткомплексында Бөек Җиңүнең 77 еллыгын карата “Ак ладья” шахмат ярышлары үтте. Бу ярышта Баландыш төп мәктәбеннән бер төркем укучылар катнашты. Нәтиҗәдә 8 сыйныф укучысы Ситдикова Камилә-2 урын., 5 сыйныф укучысы Тимербаев Кәрим-3 урын алды Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
Без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Җиңү тәрәзәләре”акциясенә кушылдык. Эш барышында балалар бик теләп тәрбиячеләргә булыштылар һәм зур кызыксыну белән сугыш, бабаларыбызның безгә ничек җиңү алып килүләре хакында тыңладылар.
5 май көнне “Батыр” спорткомплексында шахмат буенча район беренчелеге узды, бу ярышта мәктәбебез укучылары да уңышлы чыгыш ясады. 6 сыйныф укучысы Шәяхмәтов Фанзил 1 урын, 1 сыйныф укучысы Бәширов Ислам 2 урын яуладылар. Укучыларыбызны котлыйбыз !
Олы бәйрәм 9 Май - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы якынлаша. 1 майдан 9 майга кадәр «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрелә, анда катнашу бәйрәм хисен тудыра, сугышчыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәт хисләрен күрсәтә.
Балалар илебезнең мөһим тарихи вакыйгалары белән танышалар. Балалар кече яшьтән үк үзләренең бәхетле балачаклары белән кемгә бурычлы булуларын белергә тиеш. Без аларда көчле, кыю булу, Ватанны ярату һәм яклау, армиядә хезмәт итү теләге тәрбияләргә тырышабыз. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый – патриотик тәрбия бирүнең төп шарты булып өлкән буын белән тыгыз элемтә урнаштыру тора. Бүген безнең залда дустанә һәм җылы булды.
4 май көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, Җиңүнең 77 - еллыгы уңаеннан, “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдәге укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителгән китаплар Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш, көнкүреш вакыйгаларын сөйли.