Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

        Сугыш һәм тыл ветераннарын, барлык райондашларны, 9 нчы май – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән кайнар котлыйбыз, исәнлек-саулык, бәхет шатлыклар, эшегездә уңышлар телибез. Бөек Ватан сугышы елларын,  Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбызны мәңге онытмыйк! Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының батырлыгы бүгенге һәм киләчәк буыннар күңелендә мәңге яшәр!

        Балалар иҗат үзәге берләшмәләрендә укучылар 9 нчы май бәйрәменә актив әзерләнделәр. Балалар Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган конкурсларда катнаштылар, «Җиңү тәрәзәләре», «Ветеранны котла» акцияләрендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International