Олы бәйрәм 9 Май - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы якынлаша. 1 майдан 9 майга кадәр «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрелә, анда катнашу бәйрәм хисен тудыра, сугышчыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәт хисләрен күрсәтә.
1 майдан 9 майга кадәрге Акция барышында “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар үзләре яшәгән йортларның тәрәзәләрен Бөек Ватан сугышында җиңүне чагылдырган символлар белән бизи башладылар. Меңләгән тәрәзәләр аларга «Рәхмәт!» диярләр. Акциянең төп максаты: Бөек Ватан сугышы геройларына үз рәхмәтеңне белдерү һәм һәлак булган ветераннарыбызны искә алу.
Безнең тыныч тормыш - бу кешеләрнең турыдан-туры казанышы.