Җиңү көне алдыннан, 30 апрель көнне, Айдар авыл китапханәчесе, мәдәният йорты, авыл җирлеге хезмәткәрләре, “Матур сүз” клубына йөрүчеләр авылдашлар белән берлектә “Хәтер бакчасы” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә миләш, чия үсентеләре утырттылар. Агачлар һәрвакытта да Җирдәге тормышны дәвам иттерү символы булып саналалар. "Хәтер бакчасы" - акция генә түгел, ул ата-бабаларыбыз батырлыгын, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калырга тиешле яңа традициянең башы.