«Ак Ладья»

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

2022 елның 5 маенда «Батыр» спорт комплексында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру буенча махсус партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Ак Ладья» шахмат буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышта Башкарма комитет җитәкчесе И.Х.Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Н.В. Карпова катнашты.

Ярышларда районның 11 мәктәбеннән барлыгы 89 яшь шахматчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International