Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан безнең Теләче 2нче балалар бакчасында өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр арасында җыр һәм строй конкурсы булып узды. Яшь буында Ватанны яратуга патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу максатыннан оештырылган бу чарада командаларның үз-үзләрен тотышы, стройга басулары, җырны күмәк башкару осталыгы, командирның командаларын үтәү исәпкә алынды.