ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2022 ел
җомга

“Георгий тасмасы” акциясе

  Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында Җиңү символы һәм Ватаныбызны яклаган кешеләр турында хәтер дә булып тора. “Георгий тасмасы - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. 

  Акция үткәрү алдыннан 5 май көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәләргә йөрүче балалар белән   Георгий тасмасы белән брошкалар ясадылар.

  Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.

9 майда бөтен ил Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу бәйрәм Россиядә иң мөһим һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе.
4 май көнне Айдар авыл мәдәният йорты фойесында Бөек Ватан сугышы Җиңүгә багышланган "Онытылмас ул сугыш" дип аталган балалар рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар, клуб берләшмәләрендә катнашучылар һәм барлык теләүчеләр үзләренең буяулар, фломастерлар һәм төсле карандашлар белән башкарылган эшләрен тәкъдим итә алалар. Үз рәсемнәрендә малайлар һәм кызлар 1945 елның 9 маенда булган шатлыклы вакыйгаларны ничек күрүләрен һәм сизүләрен рәсемнәр аша җиткерделәр.

4май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы”  халыкара акциясендә катнаштылар. Агачлар мәдәният йорты бакчасына утыртылды. Акциядә тыл ветераны Сафиуллина Асия Сабир кызы,авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Абдуллович, 2 волонтер һәм 3 мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Бакчага 12 чия агачы, 4 кура җиләге агачы утыртылды.

4май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы”  халыкара акциясендә катнаштылар. Агачлар мәдәният йорты бакчасына утыртылды. Акциядә тыл ветераны Сафиуллина Асия Сабир кызы,авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Абдуллович, 2 волонтер һәм 3 мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Бакчага 12 чия агачы, 4 кура җиләге агачы утыртылды.

Туган җир, туган йорт, туган туфрак, сулаган саф һава, челтерәп аккан шифалы чишмәләр,елгалар....Барысы да туган якта үз, якын, кадерле, сокландыргыч! Шул уңайдан 4 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем туган җирем”-дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты.Укучыларга мәдәният хезмәткәрләре Олы Мәтәскә авылының тарихын сөйләделәр.Балалар туган як турында шигырьләр укыдылар. Аларга авылда нинди чишмәләр ,елгалар барлыгы турында сораулар бирелде. .Укучылар сорауларга дөрес җавап бирделәр.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Теләчеинформ мәгълүмат үзәге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре       “Тарихны онытмыйк” дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итте. Әлеге бәйге кысаларында Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре хезмәт фронтында катнашкан Максабаш авылы тыл ветераны Бикбулатов Миннегали абый сөйләгән сугыш елы истәлекләрен видеога төшереп  интернет челтәрләренә урнаштырдылар .

Хатын-кыз күрке –  яулык, ә  яулык — күңел көзгесе . Ул гүзәт затларны бизәп кенә калмый, чит күзләрдән, начар энергиядән дә саклый. Яулык элек-электән килә . Яулыкларда татар халкының  тарихы, миллилеге дә  чагыла.

     2022 ел —​ Россия халкының мәдәни мирас​ елы булып билгеләнде. 2022 елның май аенда Идел буе Болгар дәүләтендә​ ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Шул вакыйгалар кысаларында  3 май көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак ” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар белән  «Хатын-кыз күрке - яулык» дип аталган яулык бәйләү серләренә өйрәнделәр.

Быел бөтен ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтә. Бу дата аерым мәгънәгә ия. Бу-яу кырында һәлак булган сугышчыларның изге истәлеге. Җиңү көне-һәр гаилә һәм һәр граждан өчен мөһим бәйрәм. Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Субаш авыл клубы мөдире Романова Т.А. һәм китапханә мөдире Петрова Л. и. сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәренен өйләренә барып, якынлашып килуче зур бэйрэм белэн котладылар.

1 май көнне Субаш авыл клубында керәшен фольклор коллективларының "Очрашыйк әле бер, Карендәшләр!"дип исемлэнгэн бэйрэм концерты узды. Концертка Балык Бистәсе районы Алан Полян, Ури авылы коллективлары, Саба районыннан Кашаповлар гаилә ансамбле, Иске Карабаян авылыннан ансамбльләр чакырылган иде, шулай ук Павловлар гаилә ансамбле һәм "Нардуган"керәшен халык коллективы чыгышын да тамашачы бик җылы каршы алды. Коллективлар күп еллар дәвамында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын пропагандалыйлар, алар борынгы йолаларны, җыр-биюләрне халык тапшыралар. Керәшен халык җырлары,  концерт программаларының горурлыгы һәм бизәге булды.

Район буенча бара үткәрелә торган "Җиңү тәрәзәсе 2022"  акциясендә Караширмә авылы балалары да актиавлык күрсәттеләр. Һәр бала үзенчә фикер йөртеп, тәрәзәләр бизәделәр. Илебездә тынычлык, иминлек булсын. Сабыйларыбыз сөенеп яшәргә язсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International