Язның иң көтеп алынган, истә калырлык мизгелләренең берсе-1 Май көнне-татар авылларда буялган йомырка җыю йоласы бар. Халык бу көн турында алдан белә, шуңа күрә хуҗабикәләр йомырканы кичтән бизи. Йомыркаларны ешрак суган кабыгы пешергән вакытта бизиләр, аның концентрациясенә карап, йомырканың төсе алтынсу-сары төскә кадәр үзгәреп була. Каен яфракларының пешүендә Яшел төснең төрле төсләре бар. Элек махсус камыр шарлары пешерәләр - т ө ш, кайчагында арыш оныннан, яки вак күмәч - шишәр, крендельләр сатып алалар. Балалар бу көнне зур бәйрәм кебек көтәләр. Айдар авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмә балалары да бу бәйрәмдә бик теләп катнаштылар.
1 май бәйрәме уңаеннан Максабаш авылында "Кызыл йомырка җыю" бәйрәме үтте. Анда мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар иртүк торып йорттан-йортка йөреп, буяулы йомыркалар һәм тәм-том җыеп йөрделәр. Йорт хуҗаларына матур теләкләр дә теләргә онытмады балалар. Йомырка җыю бәйрәме авылны берләштерә, бәйрәм рухы өсти, күңелләрне күтәреп җибәрә. Шуңа күрә аны балалар гына түгел, олылар да көтеп ала.
1 май Яз һәм хезмәт бәйрәме бүген дә бөтен дөнья өчен хезмәт,тынычлык ,татулык бәйрәме булып кала.1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә халыкныкы санала. Шул уңайдан 2 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән мәдәният йорты бакчасында төрле кызыклы уеннар үткәрделәр. “Түгәрәк”,”Гөлбану”һ.б.төрле уеннар уйналды.Балалар күңел күтәренкелеге белән таралыштылар..
Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү оештырыла. Болар-инвалидлар, блокадачылар, сугыш чорында 6 айдан да ким булмаган хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләр, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары, ветераннарның толлары һәм тыл хезмәтчәннәре. Без аларның сугышчан батырлыкларын хәтерлибез, һәлак булганнарны хөрмәтлибез һәм алар белән горурланабыз!
28 апрель көнне Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мараков Илдар Рамил улы, Хасаншин Хәйрулла Шәйхулла улы-"Август-Теләче" ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары, "Август-Теләче" ҖЧҖнең хезмәтне саклау буенча белгече Нәбиуллин Алмаз Ренат улы - "Август-Теләче" ҖЧҖнең хезмәтне саклау буенча белгече һәм Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре Федорова Надежда Ильиничнаны, Авдеева Тамара Петровнаны, Самсонова Мария Петровнаны җылы котладылар, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миннихановның бүләк җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырдылар, аларга нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләделәр һәм сугыш елларында һәм сугыштан соңгы вакытта хезмәт батырлыгы өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
1 май көнне Лесной бистәсе авыл клубында балалар белән "Беренче май планета буйлап атлый" дигән уен программасы үткәрелде. Чара барышында тарих дөньясына экскурсия үткәрдек һәм әлеге бәйрәмнең ничек барлыкка килгәнен һәм ни өчен шулай аталганын белдек. Һөнәр белән бәйле төрле балалар уеннары уйнадык. Бию батлалары уздырдык. Чара танып белү һәм күңел ачу чарасы булды.
Республикабызда 1 апрельдән чисталыкның ике айлыгы башланды. Кар эри башлау белән кыш буена җыелып барган чүп-чар чыга . Шул уңайдан 30 апрель көнне Караширмә авылы халкы «ЭКОЯЗ-2022» республика акциясенә кушылып, өмәгә чыктылар. Табигатьне чиста тоту тирә-якның матурлыгын һәм төзеклеген тәэмин итү-безнең бурычыбыз. Территория кырыйлары жыештырылды.
Табигать - ул иксез-чиксез чиксез хәзинә андагы матурлыкны курә, тоя белү, аны саклау-яклау һәрберебезнең бурычы. Шул уңайдан 29 апрель көнне Караширмә авылы клубы хезмәткәрләре "Хәтер бакчасы" акциясы кысаларында агач утырту оештыры.
30 апрель көнне Лесной бистәсе авыл клубы территориясендә агач утырту акциясе узды. Төрле куаклыкларның 10 үсентесе: спирея, слива, дерен, туя, гөлҗимеш утыртылды.
Газиз туган телебездә табышмак,әкият,шигырь һәм җырлар бик күп.Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту,татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү максатыннан 30 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Газиз туган телем” –дип исемләнгән викторина үткәрделәр.Укучылар ике командага бүленде.”Уйла һәм әйт”,”Дөрес җавапны тап”,”Мәкаль әйтеш”,”Т” хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк әйтә уеннары уйналды.Ике команда да катнашучы укучылар бик актив катнаштылар.
Бөек Җиңү көне алдыннан, 30 апрель көнне, Айдар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре
" Хәтер бакчасы " халыкара акциясенә кушылдылар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә "Оста куллар " берләшмәсенә йөрүчеләр берничә миләш, чия үсентеләре утырттылар. Агачлар һәрвакыт җирдә яшәүнең дәвам итү символы булып саналды. Агач-объект буларак яңа тормышны да, һичшиксез, сугыш турындагы хәтерне дә символлаштыра.