ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

28 апрельдә хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Хезмәтне саклау-кеше тормышы иминлегенең иң мөһим өлеше. Моны һәркем белергә тиеш. Балалар арасында куркынычсыз хезмәт культурасын популярлаштыру максатыннан 30 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре Хезмәтне саклау -балалар күзлегеннән” – исемле  рәсем конкурсы оештырдылар. Конкурсның төп идеясе-балаларның игътибарын хезмәтне саклау өлкәсендәге проблемаларга җәлеп итү, үз сәламәтлегеңә, хезмәткә һәм гомумән техникага карата дөрес җайланма формалаштыру. Шулай ук китапханәдә әлеге дата уңаеннан  “Имин хезмәт-һәр кешенең хокукы” исемле темага күргәзмә куелды. Дөньяда иң кадерлесе кеше гомере, аны сакларга кирәк.

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Бөек Тукай иленә сәяхәт" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бөек Татар халык шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында балалар бик кызыксынып тыңладылар.  "Кәҗә белән сарык"  әкиятен үзләре рольләргә бүленеп укыдылар. 

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100ел. 1100ел элек булган вакыйга зур тарихи әһәмияткә ия. Бу вакыйганы мәдәният хезмәткәрләре план нигезендә билгеләп үттеләр.29 апрель көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәарләре  “ Ислам дине кадерле дин “дип исемләнгән очрашу үткәрделәр. Бу очрашу авыл мәчетендә узды.

«Эко-Яз 2022» акциясендә катнашып  30 апрель көнне  Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты территориясен чүп- чардан арындырдылар.

28 апрель көнне Караширмә авылы клубында шәфкать туташы белән берлектә "Спид-ул куркыныч киләчәк" дигән тема астында әңгәмә үтте 


2
май, 2022 ел
дүшәмбе

Иске Җөри балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "КВН"үткәрелде, анда зурлар торкеме  балалары (тәрбиячеләре Галиулина А.Н., Зиннәтуллина З.Р.) катнашты. Чарада , «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр. 

Георгий тасмасы - Җиңү символы. Миллионлаган кешеләр өчен  Георгий тасмасы хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символы булып тора.  Әлеге акциядә Олы Мишә урта мәктәбенең "Җиңү волонтерлары" да актив катнашты. 29 нчы апрель көнне авыл җирлеге кешеләре өчен әлеге тасмалар таратылды.

29 нчы апрель көнне, «Язгы изгелек»атнасы кысаларында, Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне җыештырдылар.Мәктәп укучылары аны  даими  намус  белән  карыйлар.

Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буын сирәгәя бара. Авылыбызда ике тыл ветераны гына калуы -  шунын ачык мисалы. 29 апрель көнне, жирле үзидарә рәисе, мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарына бүләкләр тапшырдылар

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүгә 1100 ел. Шул уңайдан 27 апрель көнне мәчеттә берләшмәгә йөрүче китап укучылар белән «Тамырыбыз исән, без - тере» дип исемләнгән очрашу үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International