ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2022 ел
дүшәмбе

28 апрель көнне Субаш авыл клубы каршында эшләп килүче "Нардуган" керәшен халык фольклор коллективы әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кашапованың юбилей концертында булып кайтты.

Бу дата аерым мәгънәгә ия. Бу - яу кырында һәлак булган сугышчыларның изге истәлеге. Җиңү көне - һәр гаилә һәм һәр граждан өчен мөһим бәйрәм. Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Субаш авыл клубы мөдире Романова Т.А. һәм китапханә мөдире Петрова Л. И. сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып, якынлашып килуче зур бәйрәм белән котладылар.

Яз турында шигырьләр һәм проза әсәрләрендә күп сөйләнелә, аңа җырлар һәм картиналар багышлана. 28 апрель көнне Шәтке авыл китапханәсендә «Мин язларны яратам» дип исемләнгән балалар рәсемнәренә багышланган чара нәкъ менә шул теманы яктыртты. Чарада катнашучылар - «Кояшкай» балалар берләшмәсенә йөрүчеләр. Алар үзләренең рәсемнәрендә  яз килүнең бөтен гүзәллеген, аның гадәти булмаган пейзажларын ачык төсләр белән тасвирлап бирә алдылар.

Ел саен, 28 апрельдә, бөтен дөньяда эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмый калуга ярдәм итү максатыннан, Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә.

Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык- безнең горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.

23-28 апрель көннәрендә Айдар авыл китапханәсе Габдулла Тукайның кыска, ләкин якты эз калдырган тормыш юлының кызыклы сәхифәләрен, матур әдәбият әсәрләрен киң катлау китап укучылар игътибарына “Туган телебезнең гүзәллеген һәм Тукай мирасын саклыйк!” дип исемләнгән күргәзмә аша тәкъдим итте.                                                               Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аның турында сокланмаган татар кешесе юктыр. Тукаебыз татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул.

Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр.   Балаларны иманлы  итеп тәрбияләүдә Ислам диненең әһәмияте зур. Шуны күздә тотып, 29 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәчетенә экскурсия оештырдылар.

Шул уңайдан 28 апрель көнне  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл  җирлеге  белән берлектә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераннарын якынлашып бәйрәм белән котладылар, күчтәнәч пакетларны тараттылар.

Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә  йөрүчеләр арасында “Тукайны укыйбыз”  исеме астында    Тукай шигырьләрен онлайн уку марафоны  оештырдылар. Марафон барышында төшерелгән видеоларның яхшы дип саналганнарын “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге оештырган “Язлар алып килде Тукайны” һәм  Теләче җирлекара китапханәсе оештырган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” акцияләрендә катнаштырылды.

Агымдагы елнын 29 апрель конне Олы Мишэ авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.

Мортазина Гөлфия Рәүф кызы (9 сыйныф) "Эрудит"секциясендә призер булды. Зарипова Нурзилә Айрат кызы (10 сыйныф) шулай ук "Уильям Шекспирны укыйбыз"секциясе призеры дипломы белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International