ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2022 ел
дүшәмбе

Хәрби табиб-югары медицина белемле, табиб вазыйфасын белүче хәрби хезмәткәр. Хәрби табиб булу - димәк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында яраланган солдатка ярдәм итәргә әзер булу дигән сүз. Мондый һөнәр кешедән  нык характер һәм салкын канлылык таләп итә. Хәрби хәрәкәтләр чорында табиб сугышчыларның гомерен саклап калган тылсымчыга әверелә. Бүген, 29 нчы апрель көнне Баландыш төп мәктәбендә хәрби табиблар турында дәресләр узды.

Безнең Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче кызыбыз Җәләлиева Дилә  инглиз телендә“Шигъри әсәрне сөйләү” дигән исем астында узган иҗади конкурста катнашып җиңүче грамотасына ия булды.

Ел саен Парламент дәресе кысаларында укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре буенча республика конкурслары үткәрелә. 28 нче  апрель көнне Казанда “Парламент дәресе – 2022” республика конкурсларында җиңүчеләрне котладылар. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Призерлар арасында Олы Мишә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Шигабутдинова Рәмилә дә бар. Аңа алга таба да уңышлар телибез!

Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту. Һәр агач-тыныч буыннарның Хәтер һәм рәхмәт символы. Акциядә ветераннар советыннан Закиров Г.З., Теләче редакциясеннән Ибраһимова З. В. катнаштылар.

29 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Тормыш иминлеге нигезләре" буенча ачык дәрес үткәрелде. Ачык дәреснең максаты - "Тормыш иминлеге нигезләре" предметының дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буында тормыш иминлеге культурасын пропагандалау.

26 апрель Россиядә истәлекле дата – Чернобыль АЭСында һәлакәт көне билгеләп үтелә. Быел бу фаҗиганең 36 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 3 нче социаль участокта «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х. балигъ булмаган балалар белән «Чернобыль кайтавазы» дигән темага батырлык дәресе үткәрде. Чара кысаларында балалар «Чернобыль хәтере» дигән видеофильм карадылар, чернобыльчеләрнең батырлыгы, радиация зарарының ачы нәтиҗәләре турында искә төшерделәр. 26 апрельдә атом куркынычыннан яклануга баскан кешеләрнең батырлыгы һәм фаҗигасе безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.

22нче апрель көнне    Татарстан милли китапханәсендә  республикакуләм практик  конференциягә йомгак ясалды. Ул конференциянен исеме « Балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең тәрбия потенциалы: дәвамчылык һәм  инновациялар». Конференциядә чыгыш ясап, балалар оешмаларары кураторы Закирова Саида Рашитовнага жинуче грамотасы тапшырылды.

28 апрель көнне Иске Җөри балалар бакчасында методик көн булып узды. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Саетова А.Н. җитәкчелегендәге комиссия мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның  мәктәпкә әзрелекләре буенча мониторинг уздырдылар. Комиссия составында педагог-психолог  Фатыхова Л.М., педагог-психолог Зиннатова Г.Р., педагог-психолог Баева А.Г., логопед  Шәймәрданова М.Н., рус теле белгече - Ярмиева З.М. һәм татар теле белгече  Сабирзянова Л.М. бар иде.

Татарстан Министрлыгы хаты нигезендә 27-18апрель көннәрендә «Урман могжизасы» консультатив үзәге базасында балалар ижтимагый берләшмәләре эшен алып баручы методистлар өчен семинар узды. Семинар Пионериягә 100ел тулу уңаеннан уздырылды.  Бу очрашуда ветеран пионерларны барлау, республикакүләм   чараларны уздыру каралды. Әлеге кучмә чарада Балалар ижат узәге   методисты Закирова Саидә Рашит кызы катнашты.

29 нчы апрель көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унтугызынчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International