ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2022 ел
дүшәмбе

Агымдагы елнын 28 апрель конне Алан авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.

Техник карауга хужалар тарафыннан гомуми санда 50 берэмлек техника куелган иде. Аерым билгелэп утэрлек кимчелеклэр ачыкланмады.

26 нче апрель көнне Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, янгын чыккан очракта үтәлергә тиешле таләпләргә өйрәтү буенча, хезмәткәрләр өчен күнекмә үткәрелде. Чара үзәк директоры тарафыннан расланган, үз эченә өч этапны алган, план нигезендә уздырылды. Беренче этапта теоретик дәресләр һәм өстәмә инструктажлар үткәрелде, объектны янгынга каршы саклаучы автомат системаларның төзеклеге тикшерелде.

Шәдке балалар бакчасына йөрүче балалар белән эле кайчан гына помидор, борыч орлыклары чәчеп, суган утырыткан идек. Үсентеләребез тәрәзә төбен  тутырып, гөрләп үсеп утыралар. Балалар түземсезлек белән,  көн җылытканны көтәләр, чөнки үсентеләрне бакчага чыгарырга кирәк.

Дистәләгән мең кешенең гомерен алып киткән XX гасырның иң масштаблы радиацияле фаҗигасе 1986 елның апрелендә бөтен планетага яңгырады. 27 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан  “Чернобыль-гасыр фаҗигасы” дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү тәкъдим ителде. Күргәзмәдә техноген һәлакәт вакыйгалары турында мәгълүмати материаллар һәм Чернобыль атом-электр станциясенең һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хатирәләре урнаштырылды.                                                                                                        Шулай ук күргәзмә буенча кешелек тарихында радиоцион һәлакәт турында әңгәмә-фикер алышу да үткәрелде.

Кабатлый ул дога итеп, тик булмасын сугыш кына! Бөек Ватан сугышы китергән кайгыларны онытырга безнең хакыбыз юк. Күкләр зәңгәр, тормыш имин булсын. Йөрәкләребез тынычлык дип типсен иде дигән теләктә 27 апрель   көнне, Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә, шул җирлеккә  кергән дүрт авылда гомер кичерүче тыл ветераннарын Президентыбыз Р.Н.Миннеханов исеменнән килгән котлау открыткаларын һәм күчтәнәч пакетлар өләшеп, якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.

26 апрель көнне Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Нинди бәхетле халык без – бар безнең Тукаебыз” – дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Ахырдан Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, викторина сорауларына җавап бирделәр.

28 нче апрель көнне мәктәптә «Ясалма интеллект» дигән темага саннар дәресе узды. Дәреснең максаты: укучыларның ИТ-индустриягә карата һөнәри кызыксынуын булдыру, ул якын арада кешелекнең үсеш тенденцияләрен һәм, димәк, дәүләтнең интеллектуаль потенциалын билгеләячәк. Укучылар Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә машина белән укыту ярдәмендә хәл ителә торган бурычлар белән таныштылар, заманча интеллектуаль системалар ярдәмендә чишелә торган төп проблемалар турында белделәр.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Светофор»дип исемләнгән чара үткәрелде, анда кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф.) катнашты. Чара «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр. Чарада  әкият герое “Куян”дәа катнашты һәм балалар белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде.

Цифрлаштыру елы һәм "Саннар дәресе" республика программасы кысаларында Олы Мишә урта мәктәбендә 1-5 һәм 6-11 нче сыйныф укучылары өчен "Ясалма интеллект" дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде. Укучылар кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә машина белән укыту ярдәмендә хәл ителә торган бурычларның төрләре белән таныштылар. Заманча интеллектуаль системалар ярдәмендә чишелә торган төп проблемалар турында мәгълүмат алдылар.

26 апрель көнне районыбызда   Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан "Тукай рухы безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә  китапханә тарафыннан оештырылган "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең" дип исемләнгән акциядә актив катнашып тамашачылар мәхәббәтен яулаган сәнгатьле сүз осталары, балалар бакчаларыннан килгән нәниләребез  чыгыш ясады. Бәйрәм “Мисолька”, “Дулкын” вокаль ансамбльләре, “Чулпан” “Сюрприз” бию коллективларының дәртле җыр–биюләре белән үрелеп барды.  Чарада  һәр катнашучыга Рәхмәт хатлары  тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International