26 апрель көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен, Туган тел көне буларак билгеләп “Язлар безгә Тукай белән килә” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Бу чарага Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары чакырылды. Тел - ул безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез. Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы буларак бу чара татар халкының мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар белән Габдулла Тукайның китапларына күзәтү үткәрелде, шигырьләре сөйләнелде, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды.
Шәтке авыл китапханәсендә Габдулла Тукайга 136 ел тулу уңаеннан, яшь буынга рухи- әхлакый тәрбия биру, шагыйрьнең әсәрләрен һәм ижатын пропагандалау максатыннан,“Безнең җанда Тукай яши икән – яши шигырь, яши туган тел” дип исемләнгән тематик киштә ясалды. Китапханәгә килүчеләр Тукай әсәрләре белән якыннанрак таныштылар. Тукай иҗатын, аның үлемсез шигырьләрен белмәгән кеше юктыр, милләт каһарманын һәркем зурлый, олылый, иҗаты алдында баш ия.
1 апрельдән Татарстанда "ЭКОяз-2022" республика акциясе һәм санитар - экологик ике айлык башланды. 27 апрель көнне әлеге акциягә Сауш авылы китапханәчесе Сайфутдинова Р.М. һәм авыл активлары кушылды. Алар мәдәният йорты территориясен җыештырып чүптән арындырды.
Агымдагы елнын 27 апрель конне Баландыш авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.
Техник карауга хужалар тарафыннан гомуми санда 79 берэмлек техника куелган иде. Аерым билгелэп утэрлек кимчелеклэр ачыкланмады.
1 Майны иң элек Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне дип атадык. Бәйрәмнең атамасы ничек кенә йөртелсә дә, ул һәрвакыт шатлыклы, якты һәм өмет бүләк итә торган бәйрәм. Май аенда уҗым тукландыру, туфрак әзерләү, чәчү, бәрәңге, яшелчә утырту, чәчүлекләрне тәрбияләү кебек эшләр берсе икенчесенә ялганып, өстәлеп кенә тора. Шуңа күрә дә май татар халкының җирле календаренда “Сабан ае” дип йөртелгән.Яз көне тирә-юньне тәртипкә китерәбез, яңарышка, яңалыкка омтылабыз.
Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Балаларны иманлы итеп тәрбияләүдә Ислам диненең әһәмияте зур. Шуны күздә тотып 29 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәчетенә экскурсия оештырдылар.
Балаларны мәчеттә Тимершәех хәзрәт Усманов ачык йөз белән каршы алды. Ул аларны мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләре белән таныштырды ,“Тәрбияле бала нинди булырга тиеш” леге турында вәгазь сөйләде. Балалар исә үзләре яттан белгән сурәләрне сөйләп күрсәттеләр.
"Эко яз 2022" акциясендә катнашып Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре коллективы "Сабира" чишмә янын корыган яфраклардан арындырдылар.
Вакыт бик тиз уза. Бөек Ватан сугышы ветераннар саны да сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең оныкчыкларына Сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма ул чактагы вакыйгалар алга таба киткән саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк басыла. Җиңү көне алдыннан мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары, Айдар авыл җирлеге башлыгы белән берлектә "Хәтерне тере саклаучылар" дигән акциягә кушылдылар. Алар тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Әңгәмә барышында тыл хезмәтчәннәре үзләренең биографияләре турында сөйләп хатирәләре белән уртаклаштылар. Тыл ветераннарына Җиңү бәйрәме уңаеннан Теләче муниципаль башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткалары, күчтәнәч тартмалар тапшырылды.Аларга сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләделәр.
Бу көннәрдә илебез Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Шул уңайдан 28 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге белән берлектә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераннарын якынлашып бәйрәм белән котладылар , күчтәнәч пакетларны тараттылар.
26 апрель конне Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “ Нинди бәхетле халык без – бар безнең Тукаебыз ” – дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштырылды, шигырьләре укылды. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Викторинаның җавапсыз калган сорауларына Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, сорауларга җавап бирделәр. Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр.