ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2022 ел
җомга

26 апрель  көнне халкыбызнын бөек шагыйре Г. Тукайнын тууына 136 ел.  Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре , берләшмәләргә  йөрүчеләр арасында “Тукайны укыйбыз”  исеме астында  онлайн  Тукай шигырьләрен уку марафоны  оештырдылар. Марафон барышында төшерелгән видеоларның яхшы дип саналганнарын “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге оештырган “Язлар алып килде Тукайны” һәм  Теләче җирлекара китапханәсе оештырган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” акцияләрендә катнаштырылды.

“Эко-яз 2022” акциясендә катнашып итеп 23 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты һәм балалар мәйданчыгы территорияләрен чүп-чардан арындырдылар.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елнын 27 апрель конне Баландыш авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.

Техник карауга хужалар тарафыннан гомуми санда 79 берэмлек техника куелган иде. Аерым билгелэп утэрлек кимчелеклэр ачыкланмады.

Тукай бөек шагыйрь генә түгел, ә бөтен татар халкының тарихы һәм язмышы. Әлеге вакыйга һәм Татарстан Республикасында туган тел көне уңаеннан 26 апрель көнне  Шармыш авыл китапханәсендә гаилә белән уку көне үткәрелде. «Почитаем, поиграем, отдохнем, время с пользой проведем» чарасында китапханәгә килүчеләр язучының яраткан әсәрләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләр белән танышалар.

Укучылар һәм укытучылар мәктәп территориясен чуп-чардан чистарттылар. Бу чарадан һәркемнең кәефе күтәрелеп китте, мәктәп территориясе дә чистарып калды.

26 апрель-бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Традиция буенча, Татарстанда нәкъ менә шул көнне Туган тел көне билгеләп үтелә.Туган тел көне-ул һәркем үзен үз халкының бер өлеше итеп тою мөмкинлегенә ия булган бәйрәм. Тел-ул бер милләт кешеләрен берләштерә торган, аларны бербөтен итеп ясый торган ышанычлы корал. Без дә бүген Олы Мәтәскә балалар бакчасында балалар белән Тукай абыйның туган конен билгеләп үттек . Шигырләрен , җырларын  җырлап искә алдык

27 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү базасында җәмгыять белеме укытучыларының район семинары үткәрелде. Беренче категорияле җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. үткәргән дәрестә барлыгы 16 укытучы катнашты.

27 апрель көнне 5-9нчы сыйныфларда хәрби корреспондентлар турында дәрес узды. Балаларга бүгенге көндә корреспондент һөнәре һәм аларның сугыш вакытында башкарган эшләре турында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы вакытында һөнәр аеруча популяр булган. Нәкъ менә шул вакытта күп кенә шагыйрьләр, язучылар, корреспондентлар, фотографлар, дикторлар үз теләкләре белән язылганнар һәм фронтка киткәннәр, хәрби частьларга, госпитальләргә һәм азат ителгән шәһәрләргә барганнар. Хәрби корреспондентлар Бөек Ватан сугышы елъязмасын буыннар өчен саклап калганнар.

Күңел Тукайга тора-тора кайта. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да күәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләрнең гөмере арифметик саннар белән генә бәяләнә алмый. Даһиларның гөмере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә. 26 апрель көнне Габдулла Тукайның туган көнен Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә билгеләп үттеләр. Мәктәп укучылары белән “Каенкай” балалар бакчасында шигырь укуны оештырдылар.

26 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан  ”И мокатдәс моңлы сазым” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә “Күңелләрдә яши Тукай моңы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Укучылар Г. Тукайның   иҗатына һәм тормыш юлына багышланган презентация белән таныштылар, әсәрләренә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара бөек шагыйребезнең  сәхнәләштерелгән әсәрләре белән үрелеп барды һәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International