ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балалар гасырның фаҗигасе дип санаган техноген катастрофа, Куприянов М. Н. турында, радиацияне дезакциацияләү буенча эшләрне башкару өчен Чернобыльгә җибәрелгәне турында кызыксынып һәм игътибар белән тыңлады.  Балалар Чернобыль зонасының кайда урнашуы, атом электростанциясендә шартлау вакыйгаларының хронологиясе, шартлау нәтиҗәләре, радиация һәм кешеләр сәламәтлегенә, экологиягә каршы көрәш турында мәгълүмат тыңладылар.  

Цифрлы трансформация акрынлап бизнесның һәм һәр кешенең барлык өлкәләренә килә, һәм вакытлар узу белән ул тагын да ачыграк һәм сизелерлек булачак. Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Цифрлаштыру һәм бүгенге көндә аның урыны”дигән темага әңгәмә үткәрде. Катнашучылар цифрлаштыруның нәрсә икәнен, тормышның нинди өлкәләренә үтеп керәчәге һәм Россиядә цифрлаштыру ни өчен кирәк булуы турында белделәр. Шулай ук катнашучылар цифрлаштыруның төп юнәлешләре һәм бүгенге көндә кайда кулланылуы турында белделәр.

Татар халкының бөек улы, кыска гына, әмма йолдызлардай якты гомер кичергән, үзеннән соң үлемсез шигырьләр һәм поэмалар, чәчмә әсәрләр һәм публицистик язмалар, тәрҗемәләр һәм хәтта икътисадый-сәяси мәкаләләр калдырган Габдулла Тукай исемен белмәгән кеше юктыр.  Сөекле шагыйребезнең тууына быел-136 ел.  

Санитар икеайлык кысаларында табигатькә сакчыл караш булдыруга юнәлдерелгән экологик чаралар, төрле бәйгеләр  үткәрү тәкъдим ителә. Бәйгенең максаты - халыкта экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш булдыру, үзең яшәгән төбәктә чисталыкка, экологиягә карашны уңай якка үзгәртү, агачлар утырту. Шул уңайдан 22 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  республикакүләм өмә уңаеннан мәдәният йорты территориясен чүп-чарлардан арындырдылар,  Бөтендөнья Җир көненә багышлап экологик буклетлар тараттылар.

26 апрель көнне “Балалар иҗат үзәге”, мәгариф бүлеге белән берлектә   Пионериянең 100еллыгына  багышланган  “Социаль тәрбиянең  балалар  иҗтимагый оешмасы пространствосы ” дигән фәнни - гамәли конференция үткәрде. Әлеге конференциядә  Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең педагог-оештыручысы Мөхәмәдиева Н.Д.  мәктәптәге  балалар оешмасы эшләрен яктырткан презентация белән чыгыш ясады һәм башкарган хезмәте белән  I урынга лаек булды.

Йола буенча,  христиан динен тотучылар әлеге бәйрәмнең төнен йокысыз уздыралар. Алар бер-берсен бәйрәм белән тәбриклиләр, Пасха көнендә иртә таңнан балалар йорттан-йортка йөреп авылдашларын бәйрәм белән котлый. Сабыйлар Христосның прообразы буларак кабул ителә. Аларны һәр өйдә ачык йөз белән каршы алалар, буялган йомыркалар, тәм-томнар белән сыйлыйлар.

24 нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак "клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан  "Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Кичә барышында балалар язучының шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле булган викторина сорауларына җавап бирделәр.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне һәм Татарстан Республикасында туган тел көне уңаеннан 22 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Бездә бүген Тукай көне" дип аталган әдәби сәяхәт үткәрелде.
Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре белән таныштылар. Алар Тукай иҗаты аша үз милләтеңне, туган илеңне яратырга өйрәнәләр. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.

23  апрель  көнне Иске Җөри  авылы китапханәчеләре мәктәптә   татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан   укучылар белән  “Йөрәкләрдә  Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре” дип  исемләнгән чара уздырдылар.  Әлеге чараның бурычы булып  балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, язучының  әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү тора. Чарада язучының китапларына күзәтү үткәрелде, шигырьләре кычкырып укылды.  Укучылар ике командагы бүленеп Габдулла Тукай әсәрләре буенча эшләнгән викторинада ярыштылар. Кичәнеӊ ахыры Г.Тукайныӊ «Туган тел» җыры белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International