Санитар икеайлык кысаларында табигатькә сакчыл караш булдыруга юнәлдерелгән экологик чаралар, төрле бәйгеләр үткәрү тәкъдим ителә. Бәйгенең максаты - халыкта экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш булдыру, үзең яшәгән төбәктә чисталыкка, экологиягә карашны уңай якка үзгәртү, агачлар утырту. Шул уңайдан 22 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә республикакүләм өмә уңаеннан мәдәният йорты территориясен чүп-чарлардан арындырдылар, Бөтендөнья Җир көненә багышлап экологик буклетлар тараттылар.