26 апрель көнне безнең илдә радиация һәлакәтләренең һәм һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

36 ел элек, 1986 елның 26 апрелендә, Чернобыль АЭСында атом энергетикасы тарихында иң зур авария булган. Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның батырлыгы, бурычларына тугрылык һәм фидакарьлеге булмаса, һәлакәтнең масштабы күпкә зур булыр иде. Атом һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү эшләренә 3,5 меңгә якын татарстанлы җәлеп ителгән. Бу истәлекле дата уңаеннан Олы Нырсы урта мәктәбендә әлеге аварияне бетерүдә катнашучы Гыйниятов М.  белән очрашу оештырылды. Вакыйгалар шаһиты белән очрашу ликвидаторларның нинди шартларда эшләве, аларның нинди батырлык кылулары, радиация таралуны булдырмас өчен, беренче авыздан белергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International