Татар халкының бөек улы, кыска гына, әмма йолдызлардай якты гомер кичергән, үзеннән соң үлемсез шигырьләр һәм поэмалар, чәчмә әсәрләр һәм публицистик язмалар, тәрҗемәләр һәм хәтта икътисадый-сәяси мәкаләләр калдырган Габдулла Тукай исемен белмәгән кеше юктыр. Сөекле шагыйребезнең тууына быел-136 ел. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Әллүкиле мирас барда Тукай мәңге югалмас” дип исемләнгән әдәби флешмоб уздырды. Кичәдә Г.Тукайның кыскача тормыш юлына, иҗатына сәяхәт кылылынды, әкиятләренә тукталып фикер алышынды, “Матур сүз” берләшмәсенә йөрүчеләр шигырьләрь укыды. Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән китапларыннан төзелгән “Туган телебезнең гүзәллеген һәм Тукай мирасын саклыйк!” күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Тукай иҗаты, аның шигырьләре купме еллар үтсә дә югалмый, онытылмый, чөнки ул безнең газиз телебез, туган телебез белән үрелеп үсә,буыннардан буыннарга бирелә.