27 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү базасында җәмгыять белеме укытучыларының район семинары үткәрелде. Беренче категорияле җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. үткәргән дәрестә барлыгы 16 укытучы катнашты. Альбина Мөбәрәкҗановна коллегаларына гамәли-юнәлешле технология тәкъдим итте. Дәреснең төрле этапларында уку эшчәнлегенең төрләре, материалның эчтәлеге педагог тарафыннан рациональ кулланылды. Финанс грамоталылыгы буенча дәрестән тыш эшчәнлек барышында укучылар үзләрен иҗади яктан таныттылар. Җәмгыять белеменең район методик берләшмә укытучылары Хәсәнова А.М. эшен югары бәяләделәр һәм ФГОС - 2021 реализацияләү шартларында профессиональ компетентлыкны үстерүгә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерделәр.