24 апрель көнне Айдар авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, язучыга багышланган «Тукай каләме-безнең юлны яктыртсын» дип исемләнгән әдәби флеш-моб үткәрелде. Чарада балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалык ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турында хатирәләрен тыңладылар.Аның Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләре укылды, әкиятләре белән таныштылар.
22 апрель-планетабызда Җир көне! Бу көн-безнең уртак йортыбыз-җирне чистарту,төзекләндерү буенча Бөтендөнья акцияләренең башлану көне. Бөтендөнья Җир көне уңаеннан Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, яшьләр, авыл халкы өчен « Җирнең чисталыгы-безнең кулларда»дип исемләнгән буклет-белешмәлек әзерләделәр, авыл халкына аңлату эшләрен алып бардылар. Авылны һәм урамнарны чиста тотарга,ямьләндерергә кирәклеген искәрттеләр.
Һәйкәлләр-ул рухи энергия генераторлары. Теләче районының Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният һәм тарих һәйкәлләрен саклау буенча үз эшләрен дәвам итәләр.
22 апрель көнне клуб мөдире һәм авыл клубының һәвәскәрләр берләшмәләрендә катнашучылар, укучылар, педколлективлар һәм техперсоналлар, мәдәни мирас объектларын массакүләм өмәләр уздыру юлы белән тарихи һәм мәдәни мираска сакчыл карашны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне» акциясендә катнаштылар.
24 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Көйне уйлап тап” –дип исемләнгән музыкаль бәйге үткәрделәр. Бу бәйгедә төрле сыйныф укучылары катнашты. Музакаль- бәйге командалар арасында узды.Бәйгедә балалар җырлары, хәзерге заман җырлары куелды.Катнашучы ике командага 5 әр җыр тәгъдим ителде. Ике команда да бик актив катнаштылар.
23 нче апрель көнне Сауш мәдәният йортында бөек халык шагыйре Г.Тукайга багышланган чара булып узды. Чара барышында катнашучылар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат этаплары белән таныштылар, чөнки ул татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. Чара барышында балалар аның яраткан әсәрләрен укыдылар һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар
Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортына, туган җиренә игьтибарлы сакчыл караш тәрбияли, башланган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала һәм үзләрендә олыларга карата кайгыртучанлык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли алалар. Әкиятләре генә ни тора!? 22 апрель көнне берләшмәгә йөрүче балалар белән әкиятләренә ясалган мультфильм каралды. Шуңа нигезләнеп рәсемнәр ясалды
Өмә-ул, беренче чиратта, бәйрәм-чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәйрәме. Шимбә өмәләрен яз көне үткәрү бик урынлы. Кар явып киткән күренешне ача һәм барысын да тәртипкә китерергә кирәк. Бергәләп моны бик тиз эшләргә була вазыйфаларынны каллырып торрып.
22 апрель көнне бөтендөнья тарихында истәлекле дата, ягъни Владимир Ильич Ленинның тууына 152 ел тулу уңаеннан, Ачы мәдәният йорты территориясендә, гадәттәгечә, Ленин өмәсе үткәрелде.
Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 еллыгына багышлап, 23 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ишеттем мин кичә, берәү жырлый” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Бу чарага “И, мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син бик аз” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин иде. Г.Тукайның тормыш юлы турында презентация күрсәтелде. Укучылар “Туган авыл”, “Кызыклы шәкерт”, “Сабыйга”, “Бәхетле бала” исемле шигырьләрен сөйләделәр. “Тукай әкиятләре” дип исемләнгән викторинада актив катнаштылар. Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын тыңлау белән тәмамланды.
Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән ...
“Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”,- дип киткән калган авылдашларыбыз азат тормыш өчен үзләренең башларын салганнар.. Сугыш ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя. Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары арабыздан китә торалар. Алар белән бөтен бер чор – даһилык һәм кайгы чоры китә. Без аларны, безне фашизмнан коткаручыларны, һич кенә дә онытырга тиеш түгел.Шул уңайдан 24апрельдә Алан мәдәният йортында яшьләр белән "Сугыш кайтавазы" дип исемләнгән информацион сәгать булып узды.
Пасха-православие динендәге иң төп бәйрәмнәрнең берсе, явызлык көчләрен Җиңүнең котылгысызлыгына ышаныч билгесе.