"Сугыш кайтавазы"

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән ...Әгәр уйлап карасаң, шушы афәт тәрәзәсен чиртмәгән, ишеген какмаган бер генә гаилә дә юк бит. Миллионлаган кешеләрнең яшьлек елларын, балалык чорын, пар канатлы булып, тигез гаиләдә яшәүне урлаган бу кара еллар...   
  “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”,- дип киткән калган авылдашларыбыз азат тормыш өчен үзләренең башларын салганнар.. Сугыш ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя. Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары арабыздан китә торалар. Алар белән бөтен бер чор – даһилык һәм кайгы чоры китә. Без аларны, безне фашизмнан коткаручыларны, һич кенә дә онытырга тиеш түгел.Шул уңайдан 24апрельдә Алан мәдәният йортында яшьләр белән "Сугыш кайтавазы" дип исемләнгән информацион сәгать булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International