ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дигән проект  тормышка ашыру кысаларында  "Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты «дигән чара үткәрелде. Балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, мультимедиа чаралары ярдәмендә Тукай әсәрләре буенча татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карадылар. «Туган тел»җырының аудиоязмасын тыңладылар. Соңыннан балалар белән «Су анасы» балалар өчен хәрәкәтчән уен оештырылды. Әлеге чара кысаларында балалар татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты турында белделәр. Туган табигатьнең матурлыгын күрергә һәм аңларга өйрәндек, татар милли мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттык. 

20 марттан 13 апрельгә кадәр Үзәк балалар бакчасында " Һәр сыерчыкка бер оя!» акциясе булып узды. Акциянең максаты: табигатькә һәм туган якка карата сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләү, экологик проблемаларга игътибар җәлеп итү.

Бүген  уртанчы  төркеме балалары белән Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мини-музеенда экскурсия оештырылды.  Әлеге экскурсия  туган як тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрне ныгыту, музей, экскурсия, экскурсовод сүзләрен аңлау,  монологик сөйләмне үстерү, халыкның мәдәни мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, патриотик хисләр формалаштыру максатыннан үткәрелде. Балалар борынгы әйберләр: чигүле тукымалар, куляулыклар, сөлгеләр, алардагы бизәкләр,  бишек ,сандык, керосин лампасы, чугун утюглары белән таныштылар.

Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар.

«Бармак уеннары» - нинди дә булса вакыйганы, әкиятләрне бармаклар ярдәмендә уйнап күрсәтү.Ул бармак чукларының үсешенә бик зур йогынты ясый. 19 апрель көнне без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән нәниләребезнең яраткан әкиятләрен уйнадык. Әлеге төр шөгыльләр балаларга аеруча да ошый.

Г.Тукайның юбилеен каршылаган көннәрдә, вакытлы матбугат битләрендә шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын яктырткан мәкаләләр, аңа багышлап язылган шигырьләр дөнья күрә. Газета-журналларның апрель саннары Тукайга багышлана. Шул уңайдан  20 нче апрель  көнне Олы Мишә урта мәктәбе китапханәсендә газета-журналлар күргәзмәсе оештырылды. Укучылар вакытлы матбугат битләрендә бөек шагыйребезгә багышланган язмалар белән таныштылар, фикер алыштылар.

19 нчы апрель көнне ​ Алан урта гомуми белем бирү мәктәбендә районның биология һәм химия укытучылары өчен «Химия һәм биология дәресләрендә функциональ грамоталылыкны гамәлгә ашыру шарты буларак заманча белем бирү технологияләрен куллану» темасына семинар узды. Семинар кысаларында Алан урта мәктәбе укытучылары ​ ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинар кысаларында күрсәтелгән дәресләрдә Иске Җөри урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Айрат Шайдуллович та катнашты. ​ Семинар бик нәтиҗәле булды.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Татарстан Республикасында туган тел көне уңаеннан, 22нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Бездә бүген Тукай көне” дип аталган әдәби сәяхәт үткәрелде. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре белән таныштылар. Алар Тукай иҗаты аша үз милләтеңне, туган илеңне һәм телеңне яратырга өйрәнәләр. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен,  Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Шагыйрьнең тууына 136 ел булу уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Шигьрият- әдәбиятның әнкәсе" дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Кичәдә балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар һәм үзара фикер алыштылар.

24 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә  клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде. Кичә барышында балалар язучының шигырьләрен сөйләделәр аның тормыш юлы белән бәйле булган викторина сорауларына җавап бирделәр

24нче апрель Халыкара яшьләр арасында солидарлык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне үткәрү тарихы 1957нче елдан башланып китә. Үсеп килүче буын белән уртак тел табу, аларны берләштерү, иҗатка һәм хезмәткә якынайту зур игътибар, тырышлык таләп итә. Шул уңайдан, Баландыш мәдәният йортында, берләшмәләргә йөрүчеләр белән “Бер-беребезне яшик аңлашып” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чара барышында дуслык һәм аның кадере турында сөйләнелде, үзара дустанә мөнәсәбәләрнең әһәмияте аңлатылды, темага карата видероликлар күрсәтелде. Очрашу уеннар белән үрелеп барды һәм күңелле биюләр белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International