Халыкара яшьләр арасында солидарлык көне

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

24нче апрель Халыкара яшьләр арасында солидарлык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне үткәрү тарихы 1957нче елдан башланып китә. Үсеп килүче буын белән уртак тел табу, аларны берләштерү, иҗатка һәм хезмәткә якынайту зур игътибар, тырышлык таләп итә. Шул уңайдан, Баландыш мәдәният йортында, берләшмәләргә йөрүчеләр белән “Бер-беребезне яшик аңлашып” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чара барышында дуслык һәм аның кадере турында сөйләнелде, үзара дустанә мөнәсәбәләрнең әһәмияте аңлатылды, темага карата видероликлар күрсәтелде. Очрашу уеннар белән үрелеп барды һәм күңелле биюләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International