Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Шагыйрьнең тууына 136 ел булу уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Шигьрият- әдәбиятның әнкәсе" дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Кичәдә балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар һәм үзара фикер алыштылар.