Бүген уртанчы төркеме балалары белән Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мини-музеенда экскурсия оештырылды.

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Бүген  уртанчы  төркеме балалары белән Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мини-музеенда экскурсия оештырылды.  Әлеге экскурсия  туган як тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрне ныгыту, музей, экскурсия, экскурсовод сүзләрен аңлау,  монологик сөйләмне үстерү, халыкның мәдәни мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, патриотик хисләр формалаштыру максатыннан үткәрелде. Балалар борынгы әйберләр: чигүле тукымалар, куляулыклар, сөлгеләр, алардагы бизәкләр,  бишек ,сандык, керосин лампасы, чугун утюглары белән таныштылар.

Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International