20 марттан 13 апрельгә кадәр Үзәк балалар бакчасында " Һәр сыерчыкка бер оя!» акциясе булып узды. Акциянең максаты: табигатькә һәм туган якка карата сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләү, экологик проблемаларга игътибар җәлеп итү.
Акцияне тәрбияче Эндҗе Бадретдинова уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм аларның гаиләләре белән уткәрде. Төрле сыерчык оялары ясаган әти - бабайларыбызның оста кулларына без биктә гаҗәпләндек.Алар агачтан ясалган һәм төрлечә бизәлгән иде. Балалар әти-бабайларның үз куллары белән ясалган «кош өйләре»н зур горурлык һәм куаныч белән алып килделәр. Оялар балалар бакчасы территориясендәге агачларга эленде. Хәзер сыерчык оялары безнең белән янәшә урнашкач,балалар аларның тормышын күзәтә алачак.