Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Татарстан Республикасында туган тел көне уңаеннан, 22нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Бездә бүген Тукай көне” дип аталган әдәби сәяхәт үткәрелде. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре белән таныштылар. Алар Тукай иҗаты аша үз милләтеңне, туган илеңне һәм телеңне яратырга өйрәнәләр. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.