ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 2 мартында “Хатын-кызлар мәсьәләсе”нең “кайнар линия”се узачак, аның кысаларында гаилә-көнкүреш көч кулланудан, көнкүреш туфрагында уңайсызлыклар һәм конфликтлардан саклау, хатын-кызлар сәламәтлеге, хезмәт хокукларын саклау, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру, балалар белән социаль һәм пенсия белән тәэмин итү, шул исәптән инвалидлар (инвалид балалар), торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре мәсьәләләре буенча фикер алышырга мөмкин.


25
февраль, 2022 ел
җомга

Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Шәмсевәлиевич җитәкчелегендә укытучылар, мәдәният йорты белән китапханә хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашу һәм булган мөмкинлекләрне халыкка хезмәт күрсәтү үсешенә юнәлтү максаты белән Саба районы Сатыш авылында урнашкан музей-мәдрәсәдә булып кайттылар.

Ул нинди җитәкче иде? Нинди реформалар кертте һәм нинди закон проектлары кабул итте. Әлеге датага карата 9 февраль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Бөек патша һәм реформатор» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр. Китапханәдә тематик күргәзмә оештырылды, анда Петр шәхесенә, аның якын тарафдарлары һәм реформаларына багышланган мәгълүмәтләр һәм буклетлар куелды. Укучылар тормыш юлы турында иллюстратив материал белән таныштылар. Петр Беренче бөек дәүләткә нигез салучы. Сәяси, икътисади, мәдәни, мәгърифәтчелек, белем бирү вакыйгалары да аның исеме белән бәйле. Укучылар зур кызыксыну белән «реформатор»ның тормыш фактына багышланган тема буенча фикер алышуда катнаштылар.

Бүген барыбыз да яхшы белә, катлаулы чорда яшибез. Илдә дә икътисади тотрыксызлык саклана. Шуңа бәйле рәвештә җинаятчелек тә, терроризмга да җирлек арта. Әлбәттә, кешеләрдән уяулык сорала. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Терроризмга нәфрәт” дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. 

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  Караширмә авылы клубында  берләшмәгә йөрүче балалар белән бөек шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын яктырткан  “Пушкин – сердце русской литературы”  дип исемләнгән презентация ярдәмендә күзәтү үткәрделәр.  Укучылар А.С. Пушкинның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдылар.  Ахырдан китапханә хезмәткәрләре Бөтенроссия  “Китап бүләк ит” акциясенә кушылып, укучыларга истәлеккә китаплар бүләк иттеләр.

Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбендә 6 сыйныф укучылары белән Халык сәнгате һәм Россиядә яшәүче халыкларның мәдәни мирас елы уңаеннан “Энҗе чәчтем, энҗе җыям” исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли-гореф гадәтләребезгә тукталды. Ахырдан “Безнең уен” дигән исем астында мәкальләр, сынамышлар әйтелде, әкиятләрдән өзекләргә, табышмакларга җаваплар тыңланды.

9 сыйныф укучылары рус теле фәненнән йомгаклау әңгәмәсе уттеләр. Йомгаклау әңгәмәсе төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү өчен шарт булып тора. 

Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.

   Шәтке авыл китапханәсендә балалар өчен “Балачагым китаплары” дип исемләнгән яңа китаплар көне үтте. Балалар яңа китаплар күргәзмәсе белән танышып, үзләренә ошаган китапларны сайладылар. Яңа китаплар буенча китапханәче балаларны әдәби аукционда катнашырга чакырды. Аукцион сорауларына дөрес җавап биргән өч балага бүләкләр тапшырылды.

Теләче районы Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә самавыр тарихына һәм чәй эчү традицияләренә багышланган «Самавырда кунакта»  яки "Самовырлар җырласын, халкым моңы тынмасын" дип исемләнгән фольклор утырыш үткәрелде. Самавыр белән зур өстәл артына «Балкыш» аралашу клубында катнашучылар җыелды. Кунаклар самоварлар барлыкка килү тарихын ишеттеләр. Самоварлар төрле размердагы һәм гаилә өчен зур популярлык һәм әһәмияткә ия булган. Самавырлы гаилә тормышы - "хәлле гаилә" дип саналган.
Чара чәй өстәле артында күңелле һәм дәртле җырлар белән үрелеп барды, катнашучылар табышмакларга җавап бирделәр, җырлар җырладылар, конкурсларда, уеннарда бик теләп катнаштылар.

Әбде авыл китапханәсендә инглиз язучысы Ч. Диккенсның тууына 210 ел тулуга багышланган «Неподражаемый Чарльз Диккенс» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында авторның иҗатына күзәтү үткәрелде. Аның күп кенә әсәрләре дөнья әдәбияты классикасы, ә автор үзе - 19 гасырның иң яхшы прозаикларының берсе булып санала. Диккенсның беренче әхлак темасын яктырткан китаплары 1836 елда басылып чыга. Шул ук елны аның «Посмертные записки Пиквикского клуба» романының басылып чыккан бүлекләрен зур уңыш көтә. Чарльз Диккенсның танылган романнары: «Оливер Твист», «Холодный дом», «Большие надежды” һ.б..


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International