ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

2020  елның 28 декабрендә Әтнә районы  "Таң"   авыл хуҗалыгы продукциясы җитештерү кооперативында  2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Кыш Бабай призына "Көрәш" буенча  ачык турнир булып узды. Баландыш төп мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Тимербаев Раил әлеге ярышларда катнашты һәм үз үлчәү категориясендә III урынны алды. Мәктәбебез спортчысын котлыйбыз !

Урамда уйнаганда һәм күнегүләр ясап, балалар кыюлык, мөстәкыйльлек, җитезлек һәм җитезлек күрсәтү мөмкинлеге алалар.  2 январь көнне Ачы мәдәният йорты директоры балалар өчен саф һавада «Кар комы"дип исемләнгән чара  үткәрде. Һәм, әлбәттә, беркем дә бүләксез калмады.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Баландыш төп мәктәбендә « Кыш Бабай остаханәсе» дип исемләнгән чыршы уенчыклары конкурсы игълан ителде. Анда безнең мәктәп укучылары, иҗат, зирәклек, хезмәт сөючәнлек күрсәтеп, актив катнаштылар. Төрле материалдан ясалган  эшләнмәләр үзенчәлекле булулары  белән шаккатырды. Бүген уенчыкларны Кыш бабай үзе бәяләде һәм катнашучыларга тәм-томнар өләште. Шулай ук балаларны кар чанасында да йөртте . Без барлык һөнәр сөючеләргә, искиткеч яңа ел уенчыклары ясаган укучыларга,  олы рәхмәтебезне  белдерәбез!


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Хезмәт хакын түләмәү, хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча 8(843)6021056 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

2 январь көнне  балалар өчен  Югары Мәтәскә авыл клубы каршындагы мәйданчыкта махсус Яңа елга багышланган чара үтте. Көн дәвамында  алар төрле мавыктыргыч уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачканнар.

Без барлык теләкләрнең тормышка ашуын, могҗиза, якты әкият, яңа бәхет көтәбез. 31 декабрь көнне Ачы мәдәният йорты территориясендә " Яңа ел урманында маҗаралар !» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мараков Илдар Рамил улы Ачы авылында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Бәйрәм җыр,  бию, уеннар белән үрелеп барды.Шулай ук бәйрәмебезгә Кыш бабай һәм Кар кызы килде.

2021 елның 2 гыйнвар  көнендә Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Файзрахманова Кәримә Борхан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Кәримә апага Теләче Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев тә котлау сүзләре җиткерделәр.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Бәйрәм җыр, уеннар белән үрелеп барды.Килгән кунаклар  кайнар чәй, коймак белән сыйландылар. Зур рәхмәтебезне  бэйрэм оештыруда зур өлеш керткән ,авыл җирлеге башлыгы Гиниятов Рамил Мавлетжан улына, иганәчеләребезгә  белдерәбез.

Жыр,бию белән үрелеп барган чарада күңелле уеннар уйнатылып, Кыш бабай "Иң матур капка төбе" бәйгесендә катнашучыларга үзенең бүләкләрен тапшырды.Алан авыл җирлеге башлыгы Хасанов Булат Наил улына, матди ярдәм күрсәткән өчен "Алан"ширкәте​ җитәкчесе Фәсхетдинов Алмаз​ Хәбир улына, Давлетшин Сәйдәш Миңнур улына олы​ рәхмәтебезне белдерәбез.Бәйрәм кичендә алар тамашачыларны Яңа ел белән котлап иң изге теләкләрен җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International