Бәйрәм кичәсенә олылар һәм балалар җыелган иде, алар әкиятләр, мәзәкләр, күңелле конкурслар, биюләр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйлар.Кичә Яңа ел концерт программасы белән башланып китте. Биюләр, җырлар, шигырьләр, кызыклы конкурслар, чыршы тирәли әйлән-бәйләннәр һәркемне таң калдырды.Шулай ук бу кичтә күңелле Яңа ел лотерея билетлары уйнатылды. Төп приз-комод һәм тумбочка, аның спонсоры- RecarDis җиһаз җитештерү, һәм Яңа ел чараларын үткәрүдә ярдәм иткән спонсорлар- Семёнов Дмитрий һәм Никитин Олег.
Бәйрәмгә килгән халык рәхәтләнеп биеп,төрле уеннарда катнашып күңелле ял итте.
Бәйрәм матур дәртле жыр, биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды, катнашучылар истәлекле буләкләр белән буләкләнде. Кыш бабай һәм Кар кызының төсле утлар белән бәйрәмчә бизәлгән транспортта килүе бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Соңыннан барлык саклык чаралары үтәлеп мәдәният йортында лоторея уйнатылды. Чара төнге 1.00. дән 3.00. гә кадәр Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
Бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән җирлек башлыгы Ф. Р. Махмутовка, Максабаш һәм Югары Кибәхуҗа үзешчәннәренә, шулай ук матди ярдәм күрсәткән "Тукаш" ширкәтенә, шәхси эшмәкәрләр Лилия Суниева һәм Ф.Т.Хакимоваларга,авыл фермеры Давлетшин Марат Тимерхан улына олы рәхмәтләрен җиткерә мәдәният хезмәткәрләре.
Барлык авыл халкы һәм кунаклар бик теләп уеннарда катнашып, җырлады - биеде, чыгыш ясаучылар алкышларга күмелде.
Бер уйласаң , Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым.Һәм менә шул бер адымда- әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.Күңелләрегездә гел матурлык,яктылык һәм яхшылык кына булсын.
31 декабрь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йорты каршында “Яңа елда –яңа бәхетләр “-дип исемләнгән Яңа ел кичәсе үткәрелде.Яңа ел кичәсе төрле кызыклы-мавыктыргыч уеннар ,матур җырлар,биюләр белән үрелеп алып барылды.Авылдашларны ,кайткан кунакларны авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Абдуллович бәйрәм белән тәбрикләде. Бу кичә бик матур узды. Тамашачы күңел күтәренкелеге белән таралышты.
Тамашада хужабикә-тычкан, хуҗа-үгез, Убырлы белән Шүрәле, Кыш бабай белән Кар кызы, чегәннәр һәм жәнлекләр чыгышы бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Бәйрәм матур дәртле жырлар күңелле уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук, мәдәният тормышында актив катнашучы гаиләләр,"Иң матур Яна ел капка төбе" конкурсында катнашучылар да бүләкләнде. Бәйрәмдә спонсор ярдәме күрсәткән Исмагилов Ирек Рафаэль улы, Фазылжанов Илдар Фәрит улы, ООО"" Алан"ширкәте,"Зөфәр"кибет ләрендә зур рәхмәтләрен җиткерә мәдәният хезмәткәрләре.
Сабыйлар бу бәйрәмне бик көтеп алалар, чөнки Кыш бабай мулдан тутырылган күчтәнәчләр белән килә.Кичәдә балалар төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар.
Бәйрәм җыр – бию, уен – көлке, лоторея белән үрелеп барды. Тамашада катнашкан һәр кеше бүләк алды. Бәйрәм кичәсенә килгән халык кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды.
Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм атмосферасы һәм күңел ачу хөкем сөрде. Бәйрәм клубның үзешчән клуб берләшмәләрендә катнашучыларның концерт программасы белән башланып китте. Кыш бабай белән Кар Кызы бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрделәр. Җиңүчеләрне призлар көтә иде. Теләүчеләр яңа ел тематикасына бизәлгән фото зонасында фотога төште.
Бәйрәмдә концерт номерлары һәм куңелле уеннар үткәрелде, катнашучылар истәлекле буләкләр белән буләкләнде.