Кичә җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.
Шулай ук Яңа ел Лотереясе һәм күңелле уеннар уйнатылды.
Кунакларны җырлар, биюләр һәм күңелле уеннар көтте. Бәйрәмгә килүче һәр кеше яхшы кәеф һәм бүләк белән китте.
Бәйрәм җыр- бию, уен- көлке белән үрелеп барды. Тамашада катнашкан һәр кеше бүләк алган, шулай ук бүләкләрне йортларын бизәүчеләр һәм матур итеп кар сыннары ясаучылар да алган. Әлеге бәйгегә бүләкләрне авыл фермеры Сабирҗанов Нияз Нуриман улы әзерләгән. Бәйрәм кичәсенә килгән халык кайнар пылау белән дә сыйланган. Пылауны Тимербаев Айнур әзерләгән. Мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук олы рәхмәтләрен Алан авылы җирлеге башлыгы Хасанов Булат Наил улына, матди ярдәм күрсәткән "Алан" ширкәте җитәкчеләре Фәсхетдинов Алмаз Хәбир улына һәм Дәвлетшин Сәйдәш Миңнур улына җиткерәләр.
Тик, бәхеткә, барысы яхшырак да узды. "Бәйрәмдә булган кәефне әйтеп бетереп дә булмый. Бәйрәм кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы, урман җәнлекләре һәм Яңа ел белән әйлән-бәйлән йөрделәр, такмаклар җырладылар. Кыш Бабайдан татлы призлар алырга теләүчеләр шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар"- дип хәбәр җибәрде безгә Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре.
Балалар Кыш бабайга матур җырлар, шигырьләр, биюләр башкардылар. Кыш бабайга балаларның чыгышлары бик тә охшады,балаларга бүләкләр таратты. 2021 ел барлык кешеләргәдә сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык кына китерсен!
9 нчы гыйнварда уздырылган чаңгы ярышларында Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары бик актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар. Фәтхуллина Фәдилә 1 урын, Фәтхуллина Зәринә - 2 урын һәм Гыйниятуллин Амир- 3 урынны, Шәймарданова Алия 1 урынны яуладылар. Физкультура укытучылары Салихова З.Х. -1 урын, Хәкимов Р.Р. һәм Гатиятов Р.Р. -2 урынны яуладылар. Котлыйбыз!
Балаларны китапханәдә мультфильм һәм әкият герое - Кызыл калфак каршы алды. Кызлар һәм малайлар кызыклы сорауларга җавап бирделәр,әкияти персонажларны сүрәтләделәр, мультфильм җырларын тануда көч сынаштылар, шулай ук пазл-картинкалар җыйдылар. Чара ахрында балалар өчен "Каникулы в Поростоквашино" дип исемләнгән мультфильм күрсәтелде, күргәзмәдәгекитапларга күзәтү ясалды.
Чара барышында балалар җитезлектә, зирәклектә көч сынашты, төрле мавыктыргыч сорауларга җавап бирделәр.