ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Табигатьтә салкыннар хакимлек итә. Һава температурасы -23 градус булганда  авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укулар булмый.  -25 булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары да укымыйлар. Ә температура – 25 градустан  түбән булганда авыл мәктәпләренең  5-9 нчы сыйныф укучылары өчен,шәһәрдә яшәгән балаларга -27 дән  түбән булганда   укулар туктатыла. Авылда яшәгән 10-11нче  сыйныф укучылары өчен һава температурасы -27 градустан түбән булганда укулар булмый.Шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучыларына  -30 градустан  түбән булганда укулар туктатыла.

Балаларны китапханәдә мультфильм һәм әкият герое - Кызыл калфак каршы алды. Кызлар һәм малайлар кызыклы сорауларга җавап бирделәр,әкияти персонажларны  сүрәтләделәр, мультфильм җырларын тануда көч сынаштылар, шулай ук пазл-картинкалар җыйдылар. Чара ахрында балалар өчен "Каникулы в Поростоквашино" дип исемләнгән мультфильм күрсәтелде, күргәзмәдәгекитапларга күзәтү ясалды.


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Ул китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.

Без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын безгә  Яңа ел һәм аның белән безгә ылыслы, куанычлы, бәхетле кәеф, ак өметләр, күңелле бәйрәм килә. Бәйрәмдә һәрберебез матур шигырьләр сөйләргә яратабыз .Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 27 декабрь көнне  “Ява карлар, яңа карлар” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрделәр. Бу чара клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашында узды.Укучылар кышка, Яңа елга карата   шигырьләр укыдылар.

Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәм!

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар,

барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Якынлашып килүче Яңа 2021 ел Сезнең өчен,

игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын,

тормышыгызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен.

Яңа ел сулышы Сезгә яшәү дәрте өстәсен,

киләчәккә ышаныч, сөенечләр бүләк итсен!

29декабрь  көнне, безнең Олы Мишә балалар бакчасында “Исәнме, Яңа ел!” дигән бәйрәм иртәсе булды. Балалар бәйрәмгә бик күп шигырьләр, җ ырлар, биюләр өйрәнгән иделәр. Кунак булып килгән Кыш бабай балаларга үзенең күчтәнәчләрен бик юмарт өләште. Шигырьләр тыңлады. Үзе дә алар белән биеде, җырлады. Балаларның зирәклеген сынады. Бәйрәм балаларга да, Кыш бабайга да бик ошады. Яңа  2021елда барыбызның да сәламәтлекләр  корычтай нык , уңышларыбыз күп, гаиләләребез тату, имин  булсын!

Олимпиадаларның муниципаль этабы ай ярымга якын дәвам итте. 28 фән буенча үткәрелгән олимпиадаларда, 3 – нче сыйнфтан башлап, урта һәм төп мәктәп укучылары катнашты. Катнашучыларның төп контингентын 7-11 сыйныф укучылары тәшкил итте.

Тиздән Яңа ел җитә - бу, мөгаен, өлкәннәр һәм балалар өчен дә иң яраткан бәйрәмдер. Балалар өчен Яңа ел  бәйрәме– ул могҗиза, Кыш Бабай һәм Кар кызы килүе, аларның бүләкләр өләшүе.

29  нчы декабрь    көнне Теләче урта мәктәбендә “Укучыларның функциональ белемлелеге. Теләче урта гомумбелем мәктәбенең II  чирек буенча укыту – тәрбия эше  нәтиҗәләре.

2020 елның 28 декабрендә Әтнә районында  көрәш буенча 2006 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында  Кыш бабай призына ачык турнир булып үтте. Барлыгы 8 районнан 91 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр  чыгыш ясады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International