ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

25 декабрь көнне Мөслим районында йөзү буенча 2007 елгы һәм аннан дә  яшьрәк кызлар һәм малайлар арасында ярышлар узды. Мөслим, Актаныш, Теләче районы егет-кызлары катнашты әлеге ярышларда. «Теләче» спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренерлар Заһидуллин Б.Х., Әхтәмов Р.Н. җитәкчелегендә бу турнирда  катнашып кайттылар.

29 нчы декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы 6 нчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, район прокуроры урынбасары Р.Р. Зиннәтуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.

Бүген, ягъни 28нче декабрь  көнне балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәге 1- 11 сыйныф укучылары арасында ТАССР төзелүнең  100 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы беренчелеген үткәрде.

Без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын безгә Яңа ел һәм аның белән безгә ылыслы, куанычлы, бәхетле кәеф, ак өметләр, күңелле бәйрәм килә. Бәйрәмдә һәрберебез матур шигырьләр сөйләргә яратабыз .Шул уңайдан,  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 27 декабрь көнне  “Ява карлар, яңа карлар” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрделәр. Бу чара клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашында узды.Укучылар Кышка, Яңа елга карата   шигырьләр укыдылар.

2020 елның 28 декабрендә балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге 1-11 сыйныф укучылары арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы беренчелеген үткәрде. Ярышларны ачу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллин катнашты.

Ярышларда районның 8 мәктәбеннән барлыгы 77 яшь теннисчы катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Тантанада мәртәбәле кунаклар катнашты. Аларны татар, урыс, тадҗик, үзбәк, әрмән, керәшен табыннары артында шушы милләт вәкилләре каршы алып, үз сый-нигьмәтләре белән сыйладылар. Бәйрәм җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды.

Ачы авылы халкы чыршы тирәли күңел ачтылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр. Төрле уеннар, конкурслар үткәрелде. Яңа ел бәйрәме барысына да күңел күтәренкелеге өстәде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Галимуллин Ранис һәм Кәлимуллин Ренас үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр булдылар. Муса Галләмов 2 урынны яулады. Көрәшчеләрне лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз!

Теләче районының "Комаровка" футбол командасы, Казан шәһәренең "Мечел"командасын җиңеп, 2020-2021 еллардагы мини-футбол буенча Казан беренчелегенең 3 лигасының алтын Кубогына ия булды.(26.12.2020 ел.)

Безнең егетләрне яңа җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Яңа ел алдыннан Теләче районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен «Бердәм Россия» партиясе депутатлары, шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Борис Давыдович Менделевич тарафыннан  яңа ел бүләкләре әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International